Конкурс "Һөнәри династия"

2026 елның 3 апреле, җомга

Әлеге конкурска Эзмә авыл җирлегендә яшәүче Нәбиевлар гаиләсе дә катнашты. Нәбиевларның мөгаллимлек династиясе Балтач районының Нормабаш егете Муллагали Шаһвәли улыннан башлана. Әтисе – тимерчее, әни Мәрьям агач цехларында эшләгән. Биш бала үскәннәр. Муллагали Борбаш мәктәбендә укыганда төгәл фәннәрне бик ярата. Мәсьәләләрне иң беренче чишә дә, укытучысы белән шахмат уйный. Укуын дәвам итәр вакыты җиткәч, егет педагогия институтының физика факультетын сайлый. Дипломлы белгечне юллама белән Саба районына, Мичән мәктәбенә җибәрәләр. Икенче уку елында Эзмә мәктәбенә директор итеп куялар. 1978 елның 16 августында җитәкче вазифасына күчү боерыгы алган Нәбиевка башкарма комитетта мәктәп салу бурычын йөклиләр. Муллагали Нәбиев җитәкчелегендә, авыл халкы булышлыгында төзелгән типовой мәктәп хәзер дә Эзмә, Шекше, Курсабаш авыл җирлекләреннән килеп укучылар өчен ныклы белем учагы. Тормыш иптәше Факия Әнәс кызы да иреннән калышмый. Ул озак еллар “Игенче” хуҗалыгында баш бухгалтер эшен башкара, аннары мәктәпкә китапханәче булып күчә. Ун ел укучыларга өстәмә белем бирү турында кайгыртып, китапка мәхәббәт тәрбияли. Кызлары Гүзәл Хәйруллина – Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә директор  урынбасары. Икенче кызлары – Гөлназ Галиевна Эзмә мәктәбендә 20 ел математика укытучысы, 16 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. Хәзерге  вакытта район мәгариф идарәсе методисты.  Педагогика  фәннәре  кандидаты. Оныклары Әдилә Галиева, университет тәмамлагач, Саба урта мәктәбендә химия фәненнән белем бирә. Кияүләре, спорт остасы Азат Галиев Эзмә мәктәбендә 22 ел физкультура укыта, 2002-2011 елларда директор вазыйфасын да башкарды.  Киленнәре Зөлфия Тәхаветдин  кызы  башлангыч сыйныфларга белем бирә.  Нәбиевларның  уллары Данис та индустриаль-педагогия көллиятен тәмамлап, башта хезмәт дәресләре  укыткан. Хәзер төзелеш тармагында эшли. Инде Нәбиевларның төп нигезендә ике онык  үсеп  килә. Бәлки оныкчыклар да әлеге юлны сайларлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International