Тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне Саба аграр көллиятендә РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры узды. Танылган урманчыга бүген 96 яшь тулган булыр иде. Тантаналы чарада Фәннәр академиясе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улы, оныгы Миңнеханов Азат Рәис улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рашит улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы, Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы,  Нургали Миңнехановның туганнары һәм  якыннары катнашты
Турнирда Татарстан Республикасының 23 районыннан 95 бала катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре:
Иң яшь катнашучы: 
Михайлов Аркадий (Түбән Кама ш.)
Иң яшь катнашучы: Гатауллина Камила (Саба районы)
2016 елгы малайлар арасында:
 1 урын - Гафиятуллин Булат (Яшел Үзән)
 2 урын - Әминов Эмиль (Кукмара районы)
 урын-Хәбибуллин Даниэль (Яр Чаллы шәһәре)
2016 елгы кызлар арасында: 
 1 урын-Нуриева Әминә (Түбән Кама ) 
 2 урын - Алексеева Алина (Казан ш., Вахитов районы)
 3 урын-Петрова Кристина (Кукмара районы)
2017 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында :
 1 урын - Баһаветдинов Илдар (Яшел Үзән ш.) 
 2 урын - Җәләлов Данил (Чаллы)
 3 урын-Закирҗанов Раяз (Актаныш районы)
2017 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында: 
 1 урын-Кудасова Евгения (Казан ш. (Вахитов районы))
 2 урын - Батталова Алинә (Саба районы)
 3 урын-Ягудина Диана (Мамадыш)

Команда нәтиҗәләре:

 1 урын - Яшел Үзән шәһәре

(Команда составы: Гафиятуллин Булат, Гришагина Зарина, Зарипова Ралина, Баһаветдинов Илдар)

 2 урын- Казан шәһәре (Вахитов районы) (команда составы: Нургалиев Бәхтияр, Алексеева Алинә, Миңнеханов Нургали, Кудасова Евгения)

 3 урын-Саба районы (команда составы: Галимуллин Данияр, Әхмәтова Алинә, Вахитов Бәхтияр, Батталова Алинә)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International