Агымдагы елның 2 апрелендә Саба муниципаль районының «Нырты АСП» җәмгыятендә еллык техника каравы уздырылды.
Техник карауга 56 берәмлек техника тәкъдим ителде. Барлык техникага да техник карау үтү турында таныклыклар биреләчәк. Чара барышында техниканың техник торышы, тормозларның, руль белән идарә итүнең, яктырту приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, беренче ярдәм аптечкасы, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО полисы булуы тикшерелде.
Чарада катнашучылар белән юл хәрәкәте, техника һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.