2026 елның 26-28 мартында Алабугада «Ялкын»журналы призларына милли көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда 2010-2011 елгы яшүсмерләр катнашты. 51 командада 300 дән артык спортчы көч сынашты. Чара яшьләр арасында милли көрәшне популярлаштыру һәм перспективалы спортчыларны ачыклау өчен оештырылган. Тантаналы ачылыш Алабуганың җиңел атлетика манежында узды, анда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән шәһәр администрациясе, ТР Көрәш федерациясе вәкилләре һәм «Ялкын»журналының баш мөхәррире мөрәҗәгать итте. Саба муниципаль районының "Олимп" урта мәктәбенең көрәш бүлеге спортчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибә тупладылар һәм призлы урыннар өчен көрәштеләр. Безнең спортчыларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: авырлык категориясендә (55 кг.) Гарипов Риназ-3 урын, (50 кг.) Зиннәтуллин Фәндил - 3 урын, (65 кг.) Гыйниятуллин Илдан-1 урын, (70 кг.) Әхмәдуллин Инсаф-2 урын, (80 кг.) Минкабиров Динияр-2 урын. Саба районы командасы 2 урынны яулады. Молодцы! Спортчыларны һәм тренерларны укытучылар Ермолаев и. Х., Закиров Д. р. һәм Һидиятуллин А. н. яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.Ныклы сәламәтлек, киләчәктә яңа һәм якты җиңүләр һәм тыныч күк йөзе телибез.