Казанда 24-27 февральдә "Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә" 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Парлы разрядта безнең спортчыбыз Илсаф Латыйпов(Саба) Евгений Пайков(Казан) белән парлы разрядта әлеге турнирның җиңүчеләре булдылар!Йосыпов Раян (Саба) Кәрим Асылгәрәев (Казан шәһәре) белән бергә бронза медальгә ия булдылар . Шулай ук ялгыз разрядта Илсаф Латыйпов көмеш медаль яулады! Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!