Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Йөрәкләр көне» дигән уен программасы үткәрделәр. Катнашучылар мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар, үз тормышларыннан романтик тарихлар сөйләделәр. Чарада катнашучылар «Әкият парлар», «Җыр аукционы», «Экстремаль ситуация», «Комплиментлар», «Парны әйт» һ.б. конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм бию ярышы белән дәвам итте. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.