“Яшьлек” яшьләр үзәгенең көрәш белән шөгыльләнүче яшьүсмерләрен җаваплылыгы чикләнгән "ИНКО" җәмгыяте директоры Габидуллин Инсаф Галимулла улы футболкалар белән сөендерде.
Олыяз авылында урнашкан спорткомплекста, тренер Хуҗәхмәтов Ильяс Мәүлит улы белән шөгыльләнгән булачак көрәшчеләрне котларга авыл җирлеге башлыгы Әхмәтов Райнур Гыйлфан улы, “ Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы да килгән иде. Алар егетләребезгә татар көрәше серләре турында сөйләделәр, спортны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Җитәкчеләр кулыннан алган футболкалар балаларның күңелен күтәреп, милли көрәшкә тагы да мәһәббәт үстерде.