Валентинка-ул йөрәк рәвешендәге открытка яки бүләк, яки башка формада, әмма һичшиксез Изге Валентин көнен символлаштыра торган йөрәкләр белән. Изге Валентин көнен күптән түгел генә билгеләп үтә башладылар. Һәм без бу көнне сөйгәннәребезне генә түгел, дусларыбызны, туганнарыбызны да котлыйбыз. Бу бит бәхет, мәхәббәт һәм сәламәтлек теләп, һәркемгә игелекле гамәлләребезне искә төшереп, бу салкын көндә якыннарыбызга бераз җылылык һәм игътибар бүләк итү өчен менә дигән сәбәп.
14 февраль көнне Сабабаш авыл клубында балалар өчен «иң яхшы Валентинка» рәсем конкурсы булып узды.Балалар рәхәтләнеп ак битләргә йөрәк рәсеме, һәм үз куллары белән әниләренә бүләк итеп балавыздан шәм ясадылар. Чара тәмамлангач балалар күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.