Саба-Арена чемпионнар тәрбияли.

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Саба-Арена чемпионнар тәрбияли. Саба районы командасы рус шашкасы буенча ТР Беренчелегендә актив катнашты. Мөхәммәтова Сафия ике номинациядә 1 урынны яулады: блиц һәм тиз шашка буенча. Шәфигуллина Ралина ике номинациядә призлы урын алды: блиц буенча-1 урын һәм классик шашка буенча-3 урын. Әхмәтова Алинә блиц һәм тиз шашка буенча ике номинация буенча да 2 нче урынны алды. Сөнгатов Аяз призерга якынрак, 4 нче урын. Саба командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International