2026 елның 3 февраленнән 7 февраленә кадәр Саратов шәһәрендә бадминтон буенча "Бәллүр волан бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 268 көчле спортчы катнашты. "Өч йолдыз" ярышлары рангы. Саба районы шәкертләре, "Саба-Арена" спортчылары матур уеннар күрсәттеләр. Идрисов Нияз Краснодар өлкәсеннән Погуляй Лев белән парда, ярымфиналга керү өчен яхшы уен күрсәтеп, 3 нче урынны яулады. Балаларыбызны, аларның әти-әниләрен, тренер Зарипова Г.Х.ны лаеклы уеннар белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба спортта уңышлар телибез. Шулай ук ата-аналары исеменнән, Саба районы җитәкчелегенә Рәис Нургалиевич Миңнехановка спортчыларга бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез.