“Яшьлек” яшьләр үзәге Мамадышта традицион рәвештә үтә торган «ЧАҢГЫФЕСТ-2026» кыш бәйрәмендә катнашты.
2026 елның 7 февралендә Мамадышта «SUNNYФЕСТ-2026» унынчы Бөтенроссия креатив чана фестивале узды, анда бөтен Россия буенча катнашучылар һәм кунаклар җыелды. Конкурс актив ял яратучыларны һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыручыларны берләштерә.Чөнки монда катнашучы һәр команда кабатланмас, уникаль чана булдырырга омтыла. Саба районы “Яшьлек” яшьләр үзәгенең «Җиңү канатлары» исемле чанасы жюриның махсус бүләгенә лаек булды.Моннан тыш районыбыз хоккейчылары "Итекле хоккей” бәйгесендә катнашып өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!