6 нчы февраль көнне,Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял итү паркында, "Яшьлек" яшьләр үзәге чаңгы ярышлары үткәрде.

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

6 нчы февраль көнне,Иләбәр авылында урнашкан “Игенче” ял итү паркында, "Яшьлек" яшьләр үзәге чаңгы ярышлары үткәрде. Ярышта 2нче сыйныф укучыларыннан башлап һәр теләгән кеше катнаша алды. Җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зөфәр улы Зарипов чаңгычыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Ярышларда районыбызда спорт үсеше  өчен җан аткан, район башкарма комитетыҗитәкчесе урынбасары Гарипов Ирек Рамазан улы һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе  Гатиятуллин Азат Хөрмәтулы үзләре дә катнашты. Призлы урыннарга чыккан чаңгычыларга грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International