5 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабы булып узды. Һәм бүген кайсы мәктәптә сыйныф барлыгын, кайда бердәмлек, коллектив иҗат һәм, әлбәттә, дуслык барлыгын ачыкладык. Конкурста районның 6 мәктәбеннән: Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк, Юлбат, измә урта белем бирү мәктәпләреннән һәм «ОНИКС»мәгариф үзәгеннән командалар катнашты. Конкурс 3 этапта узды: визит карточкасы, иҗади номер, иҗади проект. Алар арасында Лесхоз мәдәният йорты әзерләгән матур концерт номерлары яңгырады. Чара йомгаклары буенча, барлык командалар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән дип әйтергә була, жюрига бәяләү бик авыр булды. Барлык коллективлар да шундый искиткеч конкурста катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр бераз соңрак, барлык зона этапларын узганнан соң билгеле булачак.