2026 елнын 28нче гыйнвар конендэ музыка мэктэбенен "Баян" классы укытучысы И.Ю.Гатауллинның беренче сыйныф укучысы белән "Баянда уйнаганда музыканы ишетү күнекмәләрен үстерү"темасына ачык дәресе булды. Анын максаты - укучыда музыкага мәхәббәт тәрбияләү һәм башлангыч авазларны кабул итү күнекмәләрен, төрле тавыш биеклеген үстерү, иң гади көйләрне кабатлый белү һәм баянда башкарганда ритмны тою иде. Дәресләрдә ишетү игътибарын музыкаль әсәрнең һәм башкару вакытында аның аерым фрагментында ишетүнең активлашуы яки туплануы дип күз алдына китерергә мөмкин. Ишетү игътибарының асылы үзеңне тыңлау гына түгел, ә "ишетү" дә, ягъни игътибарны өйрәнелә торган әсәрнең төгәл, ритмик һәм музыкаль башкарылуына бүлүдә тора. Ишетеп уйный белү өйдә музыка уйнау өчен дә, алга таба һөнәри белем алу өчен дә кирәк. Ишетеп уйный белгән кеше өчен уен коралы - гомерлек дус.