“Ел студенты-2025” премиясен тапшыру тантанасында, “Яшьлек” яшьләр үзәге, районның иң яхшы студентларын барлады.
30 нчы гыйнвар көнне, районыбызның “Сабантуй” күңел ачу- спорт комплексына,“Ел студенты” бәйгесендә катнашып урын алган, алдынгы карашлы, районыбызның киләчәге булган, өметле студентлар җыелды. Ел башыннан ук игълан ителгән әлеге бәйгедә районыбыз студентлары “Ел программисты”, “Яшь галим”, “Ел волонтеры”, “Ел спортсмены”, “Ел медиасы”, “Иҗади шәхес”, “Гран-при” номинацияләре өчен көч сынашты. Моннан тыш алар арасында “Ел ачышы”, “Ел универсалы”, “Ел потенциалы”булган студентлар да билгеләп үтелде.Районы
быз студентларын бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов башлап җибәрде. “Барыгызны да узып киткән студентлар көне белән котлыйм. Районда 100 гә якын төрле предприятие, оешма эшләп килә. Алар бөтенесе үсеп килүче буынга- студентларга мохтаҗ. Районыбызда хезмәт хаклары да әйбәт, эш урыннары чиста, пөхтә. Индустриаль парк эшли. Анда бик күп белгечләр кирәк. Яңа оешма, предприятиеләр ачылып тора, авыл хуҗалыгына да яңа белгечләр чакырыла. Укып бетереп,туган якларыгызга кайтып, районыбыз үсешенә үзегезнең өлешегезне кертерсез дип көтеп калабыз” -, диде ул. Студентларга
премия тапшыру тантанасында, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Гайбадуллин Разиль Рушан улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаиль улы Закиров, “Саба дулкыннары”ТРКсе директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова катнашып яшьләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең иң танта
налы мизгеле, Башкарма комитет җитәкчесе кулыннан Гран-при алу булгандыр. Бу бәхетле мизгелгә Олы Кибәче авылыннан, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 5 нче курс студенты Гафиятова Илзия Илшат кызы лаек булды. Илзия татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы булырга укый. Бу аның балачактан ук килгән хыялы. Бәйрәм тантанасын алып
барган шоумен Рафил Галимуллин, яшьләр арасында үзенчәлекле харизмы белән танылган,саксафончы Айрат Закиров, яшь җырчы Миләш бәйрәмгә тагы да ямь өстәп, районыбыз студентларына матур кич бүләк иттеләр. “Ел студенты-2025” бәйгесе тәмам. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!Быел укуларын тәмамлап диплом алган белгечләрне районыбызда көтеп калабыз! Аларның районыбыз үсешенә керткән өлешләре турында да сөйләргә насыйп булсын!