28 нче январь көнне Мичән авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Иске Мичән авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы Гатин Марат, 2025 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Шулай ук район прокурорының ярдәмчесе Гаффарова Ләйсән Гыйлемхан кызы чыгышы тыңланды.
Лесхоз урман хуҗалыгының Корса бүлекчәсе җитәкчесе Гыйләҗев Фәрит Тәлгат улы урманнарны саклау, янгын булдырмау чараларын үтәргә кирәклеге турында халыкка мөрәҗәгатҗ итте.
Җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2025 нче елда башкарган эшчәнлек буенча хисап тоттылар һәм 2026 нчы елга булган планнары белән уртаклаштылар. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы халык каршында 2025 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2026 нчы елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә эшләргә кирәклек турында фикерләре белән уртаклашты.