Елыш авылының терлекчелек фермасында

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6,8 класс укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Елыш авылының терлекчелек фермасында булдылар. Бу чара терлекчелек белән бәйле һөнәрләр белән танышу һәм фермада эшләү турында практик белем алу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алар терлек карау  үзенчәлекләре турында зур кызыксыну белән сораулар бирделәр. Терлекчелек фермасына бару укучыларга аграр өлкәдә нинди һөнәрләр барлыгын яхшырак аңларга ярдәм итте.   Һөнәри юнәлеш бирү эшенең мондый форматы файдалы һәм кирәкле, чөнки ул укучыларга һөнәрләр дөньясында үз урыннарын аңларга ярдәм итә һәм аларның киләчәк карьераларына таба беренче адым булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International