27 гыйнвар - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Бу дата барлык россиялеләр өчен изге көн. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч блокада вакыйгалары истәлегенә ДБГУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында” “Ленинград блокадасы. Кырыс фактлар" хәтер сәгате узды. Сыйныф җитәкчеләре балаларга камалышта калган Ленинградта яшәүчеләрнең авыр сынаулары: салкынлык, ачлык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләүче хатын-кызлар һәм балалар батырлыгы турында сөйләделәр. Аннары балалар " Блокадная ласточка” фильмын карадылар һәм үз тәэсирләрен кәгазь битенә төшерделәр.
Блокада дәһшәтләрен, ачлыкны, даими атышларны кичерергә бер-берсе һәм якыннары турында кайгырту, рух көче ярдәм итте. Чөнки беләләр иде: кыйммәтләр бар - Азатлык, Ватан, Җиңү - аларны беркайчан да сатарга ярамый һәм алар өчен җанны бирергә мөмкин.
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!