Тиз шахмат буенча бөтенроссия ярышлары

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

19-24 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Дебеса авылында яшәүче укучылар арасында тиз шахмат, шахмат композициясе һәм блиц буенча бөтенроссия ярышлары булып узды. Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән 370 шахматчы (76 команда) катнашты. Саба районыннан 2 команда катнашты. Команда составы (2014 елда туган һәм кечерәк). 1 команда: Газизуллин Айдан, Низамиев Йосыф, Фазылов Илназ, Шәвәлиева Энҗе. 2 команда: Вахитов Бәхтияр, Сөнгатов Аяз, Мөхәммәтова Сафия.Саба командасы 51 команда арасында 7 урынны яулады (тиз шахмат). 47 команда арасында блиц буенча 10 нчы урын. Өч спорт дисциплинасы буенча бездә 1 медаль - көмеш! Шавалиева Энҗе бик яхшы чыгыш ясады һәм шахмат композициясе буенча шәхси зачетта 2 урын алды. Позитив хис-кичерешләр күп булды. Беренче чиратта-бу илнең башка төбәкләреннән килгән балалар белән аралашу. Җиңүчеләрне, барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә күп җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International