Студентлар укучыларга үзләренең уку йортлары, студент тормышының кызыклы мизгелләре, буш вакытларын ничек уздырулары һәм булачак һөнәрләре турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Укучыларны кызыксындырган сораулар күп булды һәм кунаклар аларның берсен дә җавапсыз калдырмады.
Очрашу азагында студентлар укучыларга мөһим киңәшләрен бирделәр: булачак һөнәр сайлауга җаваплы карарга, кирәкле имтиханнарга алдан ук әзерләнергә, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үз көчләрен сынап карарга.
Мондый очрашулар укучылар өчен бик мөһим. Алар югары уку йортлары турында кирәкле мәгълүмат ала, студент тормышы белән таныша һәм киләчәктә дөрес юл сайлау өчен төпле адымнар ясый ала. Бу - аларның киләчәккә юлларында зур этәргеч!