Өстәл теннисы буенча традицион «якшәмбе лигасы»

2026 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

25 гыйнварда «Саба-Арена» УСКда чираттагы,традицион «якшәмбе лигасы» узды, хәтта 30 градуслы салкын да өстәл теннисы буенча Лигада катнашучыларга комачауламады. 1 нче лигада 8 дуэт команда катнашты. «Саида» дуэты Камил Вилданов һәм Илсаф Латыйпов җиңүгә иреште. Пьедесталның икенче баскычында "СМӘШ " дуэты Раян Йосыпов һәм Динә Батыршина. Өченче урында "Саба-Арена " дуэты Екатерина Ищенко һәм Галина Гороховатченко. 2 нче лигада 12 дуэт көч сынашты. Беренче урынга Иделия Сафина,Алиана Әхмәтҗановның «гасыр» дуэты күтәрелде. Икенче урында «СМЭШ»дуэты Ранель Петров,Инсаф Шакиров.Турнирның өченче урынын Камил Әхмәтов, Аида Габдрахманованың «Тибхар», дуэты яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга татлы призлар да бирелде. Лигада катнашучылар чисталык,җылылык һәм уңайлылык өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International