6-7 гыйнвар көннәрендә Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Мичән, Татар Икшермәсе, Бигәнәй авыл мәдәният йортларында «Куянның Яңа ел маҗаралары"исемле театраль тамаша оештырдылар. Бу - мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары кышка әзерләнә торган һәм алар белән төрле маҗаралар була торган урман хайваннары.
Балалар күңелле, җырлы-биюле тамашаны рәхәтләнеп карадылар, әкият геройларының җырларын җырладылар. Ахырда Кыш бабай белән Кар кызы килде, алар һәм барлык балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырылды, татлы бүләкләр таратылды, кызыклы һәм күңел ачу уеннары уйналды. Балаларга бәйрәм ошады, кәефләре күтәренке, канәгать булып өйләренә кайтып киттеләр.