Кышкы күңел ачулар

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Каникуллар-һәрвакыт бәйрәм, ә кышкы каникуллар-икеләтә бәйрәм. "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында 10 гыйнварда Язлы Арташ авыл клубы мөдире балалар белән таудан чана һәм ватрушкаларда шуу һәм кышкы уеннар оештырды. Балаларның һәм өлкәннәрнең шат һәм бәхетле йөзләре, көлү һәм күңел ачу - кышкы бәйрәм көннәрендә саф салкын һавада иң яхшы күңел ачу чарасы. Кышкы җылы һава торышы, яхшы кәеф яхшы ял итүгә ярдәм итте. Балалар шудылар, уйнадылар, көлделәр, шаярдылар. Барысы да канәгать калды, бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International