Яңгыравыклы көлү, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре - 6 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Бүген Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Кар патшалыгында, салкын дәүләттә" дип аталган балалар чыршысы үткәрелде. Бәйрәм "Сәйлә"балалар театр коллективының театральләштерелгән куелышы белән башланып китте. Соңыннан әкият геройлары: мәче, төлке һәм Керпе Би тамашачыларны Яңа ел тылсымы атмосферасына чумдырдылар, әкияти кәеф тудырдылар һәм кунакларны бәйрәм тамашасына җәлеп иттеләр. Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Һәр бала аның кечкенә йөрәгендә әле озак яшәячәк бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Чара тәм-том тутырылган Яңа ел пакетлары һәм уртак фото белән тәмамланды! Бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – балаларның бәхетле күзләрен күрү. Урта һөнәри белем бирү оешмаларына зур рәхмәтебезне белдерәбез