Юл-транспорт травматизмын профилактикалау - бөтен җәмгыять проблемасы. Балаларны юлларда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне кечкенәдән башларга кирәк. Педагогларның һәм ата - аналарның бурычы-бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалардан белемле һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар тәрбияләү.
"Юлларда сак булыгыз" тематик атнасы кысаларында Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч” балалар бакчасының урта төркемдә тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре турында театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Урманда яшәүчеләр юл билгеләре, юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркынычлар, светофорларның ни өчен кирәклеге, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы "Юл хәрәкәте иминлеге" Саба районындагы профилактика бүлеге башлыгы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы катнашты. Ул балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы барлык сорауларына җавап бирде.
Очрашу азагында яшь катнашучыларга яктылыкны кайтара торган элементлар, буклетлар тапшырылды, юлда игътибарлы һәм бик сак булуларын теләделәр.