«Саба йөзү бассейны» хезмәтләрнең яңа төрен тәкъдим итә. Эрбет мичкәсе яки фитобочка — шифалы эчемлекләргә бай пар бирелә торган мини-сауна. Процедура вакытында кешенең гәүдәсе мичкә эчендә була, ә башы ачык һавада кала. Парның тәэсире уңайлырак була, баш мие кан тамырларына югары температураларның йогынтысы булдырылмый. Бу конструкция ярдәмендә традицион саунага керү чикләүләре булган кешеләргә фитотерапия сеансларын үткәрергә мөмкин.
Эрбет мичкәсе нәрсәсе белән файдалы
Фитобочка - ул үз сәламәтлегең турында даими кайгырту. Аның файдасы чыннан да күп.
Тире чистартыла, аның тышкы кыяфәте яхшыра,иммунитет ныгый, стресс дәрәҗәсе кими, йокы нормальләшә, мускул авыртулары һәм спазмнар китә, ашказаны-эчәк тракты эше яхшыра, бронхо-үпкә авыруларын профилактикалау бара, сеанслар терәк-хәрәкәт аппараты авырулары вакытында ярдәм итә, антицеллюлит программаларның нәтиҗәлелеге арта. Фитобочка мунча яки саунага традицион йөрүне алыштыра ала. Эрбет мичкәсенең тәэсире йомшак санала, шуңа күрә сеансларны атнага 3-5 тапкыр үткәрергә ярый. Эрбет мичкәләрендә кулланыла торган хуш исле майлар организмны савыктыруда зур роль уйный. Тынычландыра торган сеансларны тонизирующийлар белән чиратлаштырырга, ә ринит һәм бронхит вакытында ингаляция өчен үләннәр кайнатмаларын кулланырга мөмкин. Мичкәдән чыккан парлар сулыш органнарына нәтиҗәле тәэсир итәләр, бу вакытта башны артык җылытмыйлар.