13 ел көткән җиңү!
14 декабрь көнне башкалабызның «Чулпан» концерт үзәгендә «Сабалета» җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ!” Республика КВН Лигасы финалында Чемпион кубогына ия булды!
Әлеге җиңү, Саба районының Татар КВН лигасында 13 ел катнашуыннан соң килде! Бу еллар эчендә, Саба районы командасы күп төрле җиңүләргә иреште, һәр уенда диплом һәм грамоталар яулады. Бу көнне сәхнәдә башка елларда уйнаган команда составындагы уенчыларны да күрергә мөмкин булды.
«Сабалета» командасының йолдызлы кунаклары: Татарстан Республикасының халык артисты, Россия җырчысы һәм Беренче каналдагы «Голос» тамашасы финалисты, шулай ук актриса Эльмира Кәлимуллина һәм Татар эстрадасы җырчысы-Салават Миңнеханов иде.
Әлеге шәхесләр үзләренең якты чыгышлары, җылы хисләре белән, командада онытылмаслык юмор һәм күңел ачу бәйрәме рухын тудырдылар.
Финалда Тукай районыннан “Супер крәшен”, Саба районыннан “Сабалета”,
Казан шәһәреннән “Керәшеннәр”, Казан дәүләт аграр университетының “Зыян гына” командалары чыгыш ясады.
“Сабалета” командасын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Без сезнең белән горурланабыз!