Кукмара шәһәренең 4 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, математик белемнәрен билгеләү максатыннан “Мыслеходики” математика фестивале узды. Фестивальдә Татарстан Республикасының Саба, Арча, Кукмара районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан балалар катнашты. Саба районыннан 6 бала катнашты. Алар Фестивальнең җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.
1 урын - Заһидиуллина Зәринә Рашат кызы (Саба 1 нче “Шатлык» балалар бакчасы);
1 урын - Галимова Айгизә Айдар кызы - Саба 6 нчы “Балачак» балалар бакчасы);
2 урын - Низамиев Нурсолтан Илнур улы - Саба 4 нче “Кыңгырау» балалар бакчасы);
2 урын - Гайнуллин Инсаф Руслан улы - Шәмәрдән 2 нче “Теремок» балалар бакчасы);
2 урын - Шәмсетдинова Алия Илнур кызы - Шәмәрдән 1 нче «Әкият» балалар бакчасы);
2 урын - Гарипова Камилла Фирдүс кызы - Мамалай авылы «Кояшкай»балалар бакчасы).