Кичә, башкалабызның Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр.

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә, башкалабызның Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр. 

2025 елда «Игелекле Татарстан» Республика премиясенә дәгъва кылу өчен республиканың барлык районнарыннан 517 гариза бирелгән. Бу конкурс тарихында абсолют рекорд булган."Мин 

барлык волонтерларга, иреклеләргә бүген алгы сызыкта, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләргә ярдәм иткәннәре,  аларның игелекле эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килә торган тарих өчен рәхмәт белдерәсем килә.Илебез тарихы һәрвакыт игелек, ихтирам һәм иҗат белән бәйле булды", – дип сөйләде бүләкләү тантанасында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Республикабыз районнары һәм шәһәрләреннән килгән лауреатлар, бер-бер артлы сәхнәгә менеп җитәкчеләр кулыннан рәхмәт хатларын алдылар. Алар арасында, Саба районы Шәмәрдән авылыннан Свинухов Анатолий һәм Фахуртдинова Зөлфия апалар гаиләсе дә бар. Алар, Зөлфия апаның сеңлесе Гөлфия Әхмәдеева белән өчесе бергә сәхнәгә күтәрелделәр. Әлеге волонтерларыбызның, махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре райондашларыбызга яхшы таныш. ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сүзләренә караганда, волонтерлык бүген җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән. "Татарстанда йөзләрчә мең кеше һәм бөтен ил буенча миллионнарча кеше Игелекле эшләр белән шөгыльләнә. Волонтерлар ярдәмендә тормыш сыйфаты яхшыра, шәһәрләребез матурлана, ә ил алдында торган бурычлар тизрәк һәм сыйфатлырак хәл ителә. Катнашучыларның гаризалары эчтәлеге белән гаҗәпләндерде. Проектка бөтен гаиләләр җәлеп ителүе,дәвамчанлык формалашуы бик яхшы», - дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International