"Юл кагыйдәләрен балаларга белү мөһим"

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

   Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү-белем бирү процессының бер өлеше генә түгел, ә балаларның җәмгыятьтә үз-үзләрен куркынычсыз тотышын формалаштыруның мөһим элементы да. Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышу - балаларга үз иминлегенә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлегенә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә. Бүген Сабаның 1нче «Шатлык» балалар бакчасында "Юл кагыйдәләрен балаларга белү мөһим" исемендә тематик чара узды. Икенче кечкенәләр  төркеме  балалары  светофор, тротуар белән таныштылар, урам аркылы кайдан чыгарга мөмкин икәнен белделәр. Зурлар төркеме балалары Вспышка ярдәм иттеләр, юл билгеләрен өйрәнделәр, юлдагы төрле хәлләрне ачыкладылар. Чара азагында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе өлкән инспекторы Насыйбуллин Илнур Дамир улы һәм Татарстан Республикасы «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба районындагы профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International