“Бердәм булсаң, бергә булсаң” спорт-күңел ачу программасы

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Ел саен декабрь аенда бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ул җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу көн безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен дә, гадәттән тыш рухи көч, максатчанлык, катлаулы шартларда уңышка ирешә белүләренә соклану өчен дә бик кирәк. 3 декабрь көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йортында “Бердәм булсаң, бергә булсаң” спорт-күңел ачу программасы үтте. Чараны Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар җәмгыяте рәисе Әхмәтов Рафаэль Әхмәт улы ачты. Очрашуга балачактан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылган иде. Алар бильярд, теннис һәм шашка буенча турнирда катнаштылар. Концерт карадылар, чәй өстәле артында сөйләштеп, викторина сорауларына җавап бирделәр, көйне тыңлап үткән еллар җырларын һәм артистларның исемнәрен атадылар. Тематик кичәнең максаты- катнашучыларга әгәр кешенең үз максатларына ирешү теләге һәм омтылышы булса, аның өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә булмавын җиткерү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International