«Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

2025 елның 8 һәм 9 декабрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Быел 13 тәрбияче балалар белән чаралар уздырды, үзләренең эшләрендә еш кулланыла торган алымнарын һәм ысулларын күрсәтте. Әгәр конкурсның беренче өлеше тәрбияләнүчеләр белән ачык шөгельдән торса, конкурс сынавының икенче өлеше быел бөтенләй яңа булды. Икенче өлештә педагоглар өчен ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашу оештырылды. Ачык микрофон вакытында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларнын бирә алдылар. Функциональ диагностика табибы Егорова Миләүшә Рушан кызына, тренер - укытучы Башкиров Динар Эдуард улына, беренчеләр хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Хаҗиев Илнар Илдар улына, педагог - психолог Әхмәтҗанова Варвара Владимировнага хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International