7 декабрьдә «Саба‑Арена» спорт мәктәбендә Бөтенроссия инвалидлар декадасына багышланган Өстәл теннисы буенча традицион турнир узды. Бу чара спорт ярышларына гына түгел, ә рухи көч һәм җиңүгә омтылышның чын бәйрәменә әверелде.
Ярышлар дустанә шартларда узды, анда көндәшлек түгел, ә үзара ярдәмләшү өстен булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.
1 урын-Владимир Владимир Богданов,Галина Гороховатченко,Дамир Билалов, Илсаф Латыйпов һәм Илфар Тимергалиев.
2 урын-Нияз Шаманов,Элина Шәйдуллина,Гөлназ Исмәгыйлева,Әлфис Вәлиуллин һәм Булат Галимҗанов.
3 урын-Тимур Шакиров,Алсу Нигъмәтҗанова,Ләйсән Зарипова, Аида Габдрахманова һәм Алмаз Гарипов.