5 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты "Әманәт" халык театры тамашачы игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" пьесасын тәкъдим итте. "Әниләр һәм бәбиләр" - бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, мәңгелек темаларның берсен күтәргән әсәр. Ул ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт, ана белән баланы гомер буе бәйләп торган серле бер җепнең ныклыгы, гаилә учагын саклауда хатын-кызның ролен ачык чагылдыра.
Әлеге спектакль Лесхоз мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр гына куелмаса да, ул тамашачыда зур кызыксыну уятты. Тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте, актерларны спекталь ахырында басып алкышларга күмде. "Һәрбер роль шуның хәтле туры китереп бүленгән. Шулай оста итеп уйнадыгыз, тамашачы елады да, көлде дә, чыннан да, профессиональ артистлар бер якта торсын. Шулай дәвам итегез, киләчәктә дә шулай гөрләп яшәгез» - дип, Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.