Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2025-2026 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Кукмара, Спас, Саба, Арча районнарыннан 35 укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.