29 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган «Ягез эле, әниләр! Ягез әле, кызлар !» дип исемләнгән чара үтте. Бу чара барлык авыл халкы өчен, бигрәк тә әниләр өчен чын бәйрәмгә әверелде, алар бу көнне бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар алдылар. Катнашучылар тугыз конкурс этабында үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Безнең әниләр - чын универсаллар! Алар артистлыклары, креативлыклары һәм осталыклары белән барысын да таң калдырдылар. Кызлар да бик акыллы булып чыктылар, тик тәҗрибәлеләрдән бераз гына артта калдылар. Бәйрәм программасы бүләкләр тапшыру һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.