"Дөрес карар кыл » квест-уен

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

28 ноябрь көнне, Лесхоз мәдәният йортына кешелекнең гомуми бәласе-терроризмга багышланган квест – уенга Лесхоз урта мәктәбенең 2 класс укучылары чакырылды. Уен башланыр алдыннан балаларга ни өчен бу теманың бүген аеруча актуаль булуын аңлаттылар. Аннары барысы бергә террорчылыкка билгеләмә бирделәр һәм террорчыларның кемнәр икәнен, аларның максатлары нинди икәнен ачыкладылар.

      Балалар квест-уенның барлык этапларында да мавыгып катнаштылар: тест-викторина сорауларына җавап бирделәр «куркынычсызлык» кроссвордын чиштеләр, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. «Телефон терроры» этабында янау очрагындагы гамәлләрне телефон аша (карточкаларда басылган) 2 төркемгә бүлделәр: «дөрес эшлим» һәм «шулай эшләргә ярамый» һәм «нәрсә яхшы, нәрсә начар»этабындагы мәгънәләре буенча сүзләрне ачыкладылар. Укучылар уенның кызыклы, танып белүчән һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр һәм педагог белән бергә үткәрелгән чара өчен мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International