129нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу

2025 елның 28 ноябре, җомга

27нче ноябрь көнне Лесхоз урта мәктәбендә 129нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бик мөһим очрашу булды.

129нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе, Закиров Илдар Газизулла улы, укучыларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уку йортларына укырга керү мөмкинлеге, кабул итү тәртибе  һәм хезмәт шартлары турында сөйләде. Укырга керүче укучыларның сәламәтлекләренә һәм физик әзерлекләренә зур игътибар бирелүен искәртеп китте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә файдалы очрашу өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый һөнәр юнәлеше буенча әңгәмәләр, һөнәр  сайлауга беренче адым булып тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International