25 ноябрь -районыбыз һәм Килдебәк урта мәктәбе өчен бик истәлекле көн булды. Без киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь буын үстерү өчен яңа баскычка аяк басабыз. Мәктәбебездә “Азык- төлек сәнәгате биотехнологиясе” юнәлеше буенча агрокласс ачылды. ООО “Саба” җәмгыяте ярдәме белән җиһазлар кайтарылды, балаларга эшләр өчен шартлар тудырылды.
Ачылышка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббәров Марат Азат улы, Саба районы хакимияте башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм башка бик зур мөхтәрәм кунаклар килделәр. Агрокласс укучылары яңа кайткан җиһазлар белән төрле тәҗрибәләр ясап күрсәттеләр.
Бу класс укучыларыбызга киләчәк һөнәрләрен сайларга ярдәм итәр, аларны туган ягыбызга, авыл хезмәтенә мәхәббәт белән тәрбияләр дип ышанып калабыз.