Әти, әни һәм мин – бер команда

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Иштуган урта мәктәбендә әниләр һәм әтиләр көненә багышланган “Әти, әни һәм мин – бер команда” дип исемләнгән спорт бәйрәме булып үтте.

Бу чара кызыклы уеннар, мавыктыргыч башваткычлар, онытылмас эмоцияләр бүләк итте. Ярышлар укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Катнашучылар ике командага бүленеп, бер-берсе белән өлгерлектә, җитезлектә көч сынашты. Бәйрәмгә ямь өстәп зур гына аюның килүе, тамашачыларны тагын да рухландырып җибәрде.

Һәрбер гаилә бәйрәмнән яхшы кәеф, истәлекле бүләкләр белән таралышты. Алга таба да мондый чаралар дәвамлы булсын! Катнашучыларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International