Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбе алдынгылары атна дәвамында МХО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Әлеге акциядә укытучылар, мәктәпнең техник хезмәткәрләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Җыелган буш консерв банкаларыннан балалар окоп шәмнәре ясадылар. Бүген укучылар җыелган барлык гуманитар ярдәмне: окоп шәмнәре, азык-төлек, коры пайкалар, җылы оекбашлар, гигиена предметлары, шулай ук хатлар һәм открыткалар белән котлауларны махсус коробкаларга тутырып, барысын да Байлар Сабасында урнашкан "Солдатка аш" ярдәм пунктына, киләчәктә махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен алып килделәр.
Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез!
Геройларыбызга җиңү телибез һәм аларны туган якларыбызда көтәбез!