2025 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча, Әтнә, Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнарының мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» республикакүләм спорт уеннары узды. «Арча» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында 25 балалар бакчасыннан 50 яшь спортчы җыелды.
Сабаны 5 нче номерлы «Бэлэкэч» балалар бакчасыннан Саматов Карим хэм Шафигуллина Ралина шушы ярышларда коч сынашып, район данын яклап беренче урынга чыктылар.