2025 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Тимершык урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучыларының Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында юрист һәм суд приставы - башкаручы белән очрашуы оештырылды. Әңгәмәнең темасы «Җаваплылык һәм закон»
Юрист Гайфуллин Э .Ш.балаларга җинаять һәм административ җаваплылыкның 2 төре турында сөйләде, 14-16 яшьлек яшүсмерләр хөкем ителә торган җинаятьләр исемлеге һәм җинаять, хокук бозу кылган балигъ булмаганнар өчен җәза төрләре белән таныштырды.
Шулай ук Саба һәм Теләче районы буенча ОСП суд приставы - башкаручысы, өлкән лейтенант Хөсәенова Д.М. балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Кунаклар укучыларның күпсанлы сорауларына рәхәтләнеп җаваплар бирделәр, киләчәккә кирәкле киңәшләр һәм теләкләр әйттеләр.