Бүген Арча муниципаль районының "Арча" спорт мәктәбе" базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында "Күңелле стартлар" республика спорт уеннары узды. Уеннар физик культураны һәм массакүләм спортны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту, шәхесне гармонияле һәм һәрьяклап үстерү максатыннан үткәрелде. 2 нче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Шамилова Аделия һәм Галиәкбәров Сәлим составындагы Шәмәрдәннең 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы командасы 2нче урынны яулады.