2025 нче елның 17-21 нче ноябрендә Саба муниципаль районының барлык мәгариф оешмаларында традицион «Көзге психология атналыгы» үткәрелә. Чараларны үткәрүдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, педагоглар һәм ата-аналар катнаша.
Психология атналыгы кысаларында тормыш тотрыклылыгын ныгытуга, аралашу күнекмәләрен үстерүгә, җәмгыятьтә үзгәрүче шартларга җайлашу сәләтен һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч дәрестән тыш чаралар, психологик тренинглар һәм уеннар уздыру планлаштырылган.