Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык җитәкчеләре һәм Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар.

2025 елның 14 ноябре, җомга

Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык  җитәкчеләре  һәм  Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар.

      Чара кысаларында безнең педагоглар урман хуҗалыгы һәм экология факультетында  кызыклы лекцияләр тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар. Төп доклад белән урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Харис Гайнетдин  улы чыгыш  ясады. Факультет ассистентлары Мирсияпов Н. И., Хөснетдинов И. И., Усманов С. Б., Диммөхәммәтова А. В.  программаны үзләренең фәнни юнәлешләре буенча чыгышлар белән тулыландырды.

      Шулай ук педагоглар өчен югары уку йортының  инфраструктурасы белән дә танышу оештырылды. Алар аудиторияләр, музейлар һәм  заманча Агробиотехнопарк белән таныштылар.

      Ректор И.Г. Нуриевның безнең делегация белән очрашуы бу көннең аеруча мөһим моменты булды. Илшат Габделфәртович үз чыгышында югары уку йорты үсешенең төп тенденцияләре, аның эшенең төп принциплары һәм төбәк икътисадының гамәлдәге һәм киләчәк ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләү буенча яңалыклары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International