"ОНИКС” мәгариф үзәгенең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гаврилова Л.С. һәм Джуманова А.И. җитәкчелегендә һәм әти-әниләр ярдәме белән, рус поэзиясенең йөрәге – "Болдино" музей-тыюлыгына онытылмас сәяхәткә бардылар. Болдино – Түбән Новгород өлкәсендәге авыл гына түгел, ә Александр Сергеевич Пушкин дөньясы: анда яраткан әсәрләр җанлана. Нәкъ менә монда, бөек шагыйрьнең иң якты иҗат уты кабынган, ул дөньяга "Болдино көзе"н бүләк иткән.
Укучылар тарихка әйләнеп кайтып түбәндәге урыннарны үз күзләре белән күрделәр: һәр почмагы узган гасырлар атмосферасы белән сулыш алган Пушкиннар нәселенең мемориаль утары; яраткан хикәяләр персонажлары белән сугарылган Львов авылындагы "Белкин повестьлары" әдәби геройлар музее; шагыйрьнең сәяхәтен искә төшереп торучы борынгы кунакханә урынында урнашкан Пушкин музее.
Болдино – рус әдәбиятының алтын фондына кергән 60тан артык әсәр иҗат ителгән урын. Монда бөек эшләргә илһамландыручы гаилә учагы белән бәйләнеш ныгый. Болдино турындагы истәлекләр укучыларның күңелләрендә рус мәдәниятенә кызыксыну уятыр һәм иҗат очкыны кабызыр дигән теләктә калабыз.