Профилактик очрашу

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Саба гимназисендә профилактик очрашу үткәрелде . Укучыларның мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотуның актуаль темасы, мошенниклык, РТ №71 нче номерлы законы белән тагын бер кат танышу мөмкинлеге булды. Профилактик әңгәмә барышында укучылар мошенниклыкның төрле формалары, интернет-алдакчыларның корбаны булмау һәм онлайн-сервисларны кулланганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында белделәр. Янап талау, эзәрлекләү өчен балигъ булмаганнарга карата нинди чик кую чаралары кулланылырга мөмкин булуы аңлатылды. Юридик бүлек вәкиле, җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч А .Р. Исхаковага мәгълүмати һәм актуаль лекция өчен рәхмәт белдерәбез, алган белемнәр укучыларыбызга игътибарлырак һәм җаваплырак булырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бу тема буенча фикер алышу бүгенге дөньяда аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International