Тимершык мәдәният йортында «Мизгел» үзешчән татар фольклор коллективының 10 еллыгына багышланган юбилей кичәсе

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрь көнне Тимершык мәдәният йортында «Мизгел» үзешчән татар фольклор коллективының 10 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды. Истәлекле вакыйга бик күп кунакларны, катнашучыларны, тамашачыларны җыйды. Иҗат коллективы аларны җырлар, биюләр, истәлекле бүләкләр белән каршы алды. Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк", Шыңар мәдәният йортының "Мирас", Сабай авыл клубының "Гәрәбә", Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер" фольклор коллективларының сәхнәдә чыгыш ясавы кичне чын халык мәдәнияте фестиваленә әйләндерде. «Мизгел» иҗат коллективы бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары: Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х. Хаҗиев, Тимершык урта мәктәбе директоры А. Р. Карамовтан котлаулар, дипломнар һәм бүләкләр кабул итте.

Саба районы мәдәният йорты автоклубы җитәкчесе Тимербаев Х.Р.һәм Саба районы мәдәният йорты методисты Тимербаева З. З. тантаналы чыгыш ясап, «Мизгел» татар үзешчән коллективында катнашучыларга Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н. Миңнехановның истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм кунаклары - «Зиләйлүк», «Мирас», «Гәрәбә», «Канәфер» фольклор ансамбльләре Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х. Хаҗиев исеменнән дипломнар һәм күчтәнәчләр кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International