12 ноябрьдә Саба районында «Конструктив диалог»дип аталган масштаблы проект узды. Проект республика мәктәпләре укучылары арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлтелгән.
Әлеге чараны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. Саба районында әлеге чара «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм Саба районы Мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелә.
Саба аграр көллияте студентлары, районыбызның гомум белем бирү мәктәпләрендәге методик хезмәткәрләр, өстәмә белем бирү педагоглары, тренерлар, укытучылар, проект кысаларында очрашып үз-ара фикер алыштылар, яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Программага лекцияләр, дискуссияләр һәм хәзерге җәмгыятьтә куркынычларны ачыклау һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән интерактив шөгыльләр кергән иде .
Интернет челтәрендәге мәгълүмати куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, чөнки нәкъ менә шунда яшьләр еш кына радикаль идеяләрне вербовкалау һәм пропагандалау омтылышларына юлыга. Катнашучылар үз-үзләрен саклау ысуллары һәм вакытында ярдәм сорауның мөһимлеге турында белделәр.